левое крыло
Кәрим Тинчуринны талантлы драматург һәм режиссерның фотография белән дә шөгыльләнүе – күпләр өчен яңа факт. Аның 8 фотоааппараты була. Сәхнәгә куйган спектакльләре фотографияләрен дә ул үзе төшергән.
Күргәзмәдә танылган режиссер тарафыннан төшерелгән 15кә якын фотография тәкъдим ителәчәк. Ачылышта Заһидә Тинчуринаның аудиоистәлекләре дә яңгыраячак.
Фотографияләрнең кайберләре киң җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр тәкъдим ителә. Хәзерге вакытта әлеге экспонатлар К.Тинчурин театры архивында саклана. Зур кыйммәткә ия булган фотографияләрне театрга күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла тапшырган. Ә аңа, үз чиратында, әлеге истәлекләрне Заһидә Тинчурина мирас итеп калдырган.
Әйтергә кирәк, Тинчурин исеме Милли китапханә белән дә бәйле. 1928 нче елда драматург бераз вакыт В.И. Ленин исемендәге китапханәдә (хәзерге Татарстанның Милли китапханәсе) дә эшли.
Күргәзмә ачылу тантанасында Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, күренекле татар язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла, К.Тинчурин театры музее мөдире Розалия Чабатова, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Милли китапханәсе вәкилләре катнашуы көтелә.
Напоминаем, что для того чтобы восстановить билет организатору можно не писать.
Если вы хотите вернуть билеты, вы можете сделать это по ссылке из письма с билетами или оформить запрос организатору в вашем  личном кабинете.