Әлеге китап ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугатында басылган, хатын-кызлар мәгарифенә багышланган мәкаләләр җыентыгыннан гыйбарәт. Ул кереш мәкаләдән һәм хатын-кыз мәгарифенең төрле мәсьәләләренә багышланган тугыз өлештән тора. Китапта ХХ гасыр башында хатын-кызлар мәгарифенең әһәмияте, әлеге проблемага карата җәмгыятьтәге карашлар һәм фикерләр, хатын-кыз мәктәпләре, курслар, китапханәләр ачу һәм аларның тарихы, хатын-кызларга һөнәри һәм педагогик белем бирү мәсьәләләре, сыйныфтан тыш чаралар, бәйрәмнәр, кичәләр үткәрү тарихы, хатын-кызның җәмгыятьтәге, гаиләдәге һәм бала тәрбиясендәге урыны, бу өлкәдә хәйриячелек, татар педагогик фикере тарихы үсешендә эз калдырган хатын-кыз мәгърифәтчеләр, мөгаллимәләр һ.б. турында мәкаләләр туплап бирелгән.
Китапны басмага әзерләүче төзүче-авторлар ТР ФА нең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты хезмәткәрләре Л.Мортазина һәм А.Зиннәтуллина.
Напоминаем, что для того чтобы восстановить билет организатору можно не писать.
Если вы хотите вернуть билеты, вы можете сделать это по ссылке из письма с билетами или оформить запрос организатору в вашем  личном кабинете.